news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов урманчылык җитәкчеләренә 112 яңа машина ачкычы тапшырды

Техника урманнар буйлап рейдлар үткәрү, урман хуҗалыгы эшләре һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен билгеләнгән.

Рөстәм Миңнеханов урманчылык җитәкчеләренә 112 яңа машина ачкычы тапшырды
Арсений Кәримов

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урманчылыкларына урманнарга рейдларга чыгу, урман хуҗалыгы эшләре һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 112 берәмлек төрле техникадан ачкычлар тапшырды.

«2010 елдан башлап, 10 ел эчендә республиканың урман хуҗалыгы комплексы 1314 берәмлек техника алды. Бүген без тагын 112 техника тапшырабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул урман хуҗалыгы комплексы республика өчен бик мөһим булуын искәртте. «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда техника тапшырылганда Президент һәр урман хуҗалыгы җитәкчесенә рәхмәт белдерде.

112 берәмлек техника арасында 62 ВАЗ-21214 автомобиле («Нива» — Т-и иск.), ике «Шевроле Нива» автомобиле һәм 32 «УАЗ» автомобиле бар. Моннан тыш, ике янгын сүндерү машинасы, сигез «КамАЗ» һәм алты трактор тапшырылды.

«Теләсә нинди техника безнең өчен бик актуаль. Үзегез дә аңлыйсыздыр, техника эшли, иртәме-соңмы аны эксплуатацияләү срогы тәмамлана һәм без аны билгеләнгән тәртиптә исәптән төшерәбез», - диде Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Аның сүзләренчә, бүгенге чара - урман хуҗалыгы техникасы гаражын планлы рәвештә тулыландыру. Шулай ук Кузюров мондый зур күләмдә техниканың беренче тапкыр тапшырылуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100