news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Кольцо» үзәген түбәдә ял итү зонасы белән реконструкцияләүне хуплады

Проектта җир асты паркингы хисабына парковка урыннарын киңәйтү каралган.

Миңнеханов «Кольцо» үзәген түбәдә ял итү зонасы белән реконструкцияләүне хуплады
tatarstan.ru

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кольцо» сәүдә үзәген реконструкцияләү проектын өйрәнде, тулаем алганда, ул концепцияне хуплады. Шул ук вакытта кайбер карарлар республика җитәкчесендә сораулар тудырды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов концепцияне хуплады, шул ук вакытта, башкала халкының объект белән нык кызыксынуын исәпкә алып, аңа, эшкә керешкәнче, тулы презентацияне тәкъдим итәргә кушты», — диде Галимова.

Ул ял итү зонасы һәм кафе урнашачак түбәне эксплуатацияләү проекты күз алдында тотыла, диде. Шулай ук , Галимова сүзләренчә, проектта җир асты парковкасы хисабына парковка урыннарын киңәйтү каралган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100