news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Биш елда эчендә барлык чистарту корылмаларын тәртипкә китерергә кирәк

Республикада 36 меңнән артык су объекты бар, бөтен территориянең 6 проценттан артыгын сулыклар тәшкил итә.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан кече елгаларның һәм сулыкларның экологик торышы мәсьәләсе буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышын үткәрде. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, Татарстан территориясендә урнашкан су объектларының гомуми мәйданы буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Республикада 36 меңнән артык су объекты бар, бөтен территориянең 6 проценттан артыгын сулыклар тәшкил итә. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республиканың су ресурслары энергия чыганагы, транспорт ресурсы һәм икътисадның барлык тармаклары эшчәнлеген тәэмин итү өчен мөһим ресурс булып тора. Татарстанда бүген су объектлары пычрану проблемасы кискен тора. Табигать суларының сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, су үрнәкләренең 90 проценттан артыгында пычрата торган матдәләрнең мөмкин булган концентрациясе югары», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

«Бүген заманча чистарту корылмалары төзергә генә түгел, аларны нәтиҗәле эшләтергә дә кирәк. Чистарту корылмалары эшчәнлегенә тиешле бәя бирергә кирәк. Бездә экология өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тотучы тиешле органнар бар. Татарстанда үзәкләштерелгән су чыгару системаларын төзү һәм реконструкцияләү буенча җентекле программа төзергә кирәк. Биш ел срок бирелә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сүзләренчә, табигатьне саклауга, күлләргә, елгаларга безнең мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. «Без бит монда яшибез, барлык шушы ресурслардан файдаланабыз. Безнең барлык муниципаль һәм республика объектлары камил эшләргә тиеш. Биш ел дәвамында без барлык чистарту корылмаларын тәртипкә китерергә тиеш. Объект милекчеләре эшли алмаган очракта җәза бирергә кирәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100