news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов биш ел элек Казахстаннан Иннополиска күченеп килүче гаилә белән аралашты

«Зион» торак комплексында һәр фатирда индивидуаль газ ягулыгы, таунхаусларның машина урыннары бар.

Миңнеханов биш ел элек Казахстаннан Иннополиска күченеп килүче гаилә белән аралашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Иннополиста «Зион» торак комплексында булды. Республика җитәкчесе биредә яшәүчеләр белән аралашты.

«Зион» комплексында аз катлы 21 йорт бар. Ул - Иннополиста 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган коммерцияле күчемсез милек проекты. Һәр фатирда индивидуаль газ ягулыгы, таунхаусларның машина урыннары бар. Татарстан Президентына «Зион» комплексын киңәйтү турында сөйләделәр. Хәзер торак комплексының икенче чираты төзелә, анда 33 йорт булачак.

«Зион»да Рөстәм Миңнеханов Иннополиска Казахстаннан биш ел элек күчеп килгән Темергалиевлар гаиләсе белән очрашты. Асет Темергалиев Иннополис университетының Ясалма интеллект институтында цифрлы платформаны ясау һәм гамәлгә кертү проекты белән җитәкчелек итә. Аның хатыны Сымбат Темергалиева «АртСпейс» шәһәр киңлеге администраторы булып эшли. Аларның кызы Иннополис мәктәбендә укый, ә ике улы биредәге балалар бакчасына йөри.

«Дүрт ел Иннополиста аренда торагында яшәдек һәм беренче ике елда монда калу-калмау мәсьәләсен хәл иттек. Мин эшләгән проект вакытлы булырга мөмкин иде. Әмма монда яшәгәндә, балаларның үсеше, аларны тәрбияләү, инфраструктура һәм иминлек күзлегеннән караганда — бу идеаль урын икәнен аңлый башладык», — дип сөйләде Асет Темергалиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100