news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты: Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек

Татарстан башкаласы мактаулы исем алуга дәгъва иткән шәһәрләрнең берсе.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен алу өчен Казанның бөтен шансы да бар, бу аның өчен лаеклы бүләк булачак. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Гаджимурад Омаров әйтте.

«Бу исемне алуга Казанның бөтен шанслары да бар дип уйлыйм, чөнки шәһәр сугыш елларында Советлар Союзын, илебезне яклап батырлык күрсәтте», — ди депутат «Дума ТВ»га биргән интервьюсында.

Бөек Ватан сугышы елларында республикага бик күп завод һәм оешмалар эвакуацияләнгән, фронтка Казаннан азык-төлек җибәрелгән, дип өстәде парламентарий.

Омаров фикеренчә, болар барысы да ил гражданнары, яшьләр өчен үрнәк булган һәм «алар ата-бабалары үрнәгендә барырга һәм алга таба да Казанны үстерергә тиеш».

Март аенда Россия Президенты Владимир Путин «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турындагы законга кул куйды. Бу статус Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт батырлыгы һәм фидакярлеге күрсәткән шәһәрләргә бирелә. Бу исемне алуга 20 дән артык шәһәр дәгъва кыла.

Казан өчен сайте za.kzn.ru сайтында тавыш бирергә була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100