ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ярославль өлкәсе Дәүләт Думасы делегациясе белән очрашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ярославль өлкәсе Дәүләт Думасы делегациясе белән очрашты

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рифкать Тригулов). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ярославль Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Валерий Шамин җитәкчелегендәге делегация вәкилләре белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты бинасында узган очрашу барышында кунакларга Татарстанның сәяси һәм социаль-икътисади хәле турында сөйләде. Ул 2004-2010 елларга Торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалау һәм яңарту программасын тормышка ашыруга аерым тукталды. Сүз уңаенда, бүген Дәүләт Советында әлеге мәсьәлә буенча парламент тыңлаулары узды, анда Ярославль өлкәсе Дәүләт Думасы делегациясе дә катнашты.

Ф.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, “Татарстан - Россиядә 2006 елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь хезмәтләргә 100 проценты түләүгә күчкән дүрт төбәкнең берсе”. Моның белән бер үк вакытта катнаш субсидияләү системасы да юкка чыгарылды. Торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча социаль ярдәмнең бөтен төрләре акчалата түләү формасына күчерелгән. Җылылык энергетикасын, су үткәргеч-канализация хуҗалыгын, торак фондын һәм төзекләндерүне реконструкцияләү һәм яңарту бара. 2005 елда бюджет акчалары хисабына инженерлык системаларына инвестицияләр күләме 958 миллион сум тәшкил иткән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе кунакларга шулай ук Казанның 1000 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек этаплары белән танышырга, тәҗрибә өйрәнергә тәкъдим итте. Эш шунда ки, 2010 елда Ярославль шәһәрнең 1000 еллыгын билгеләп узачак.

Татарстанда милли проектларны тормышка ашыруны сөйләгәндә, Ф.Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советында республика территориясендә проектларның барышын контрольдә тоту өчен 4 парламент комиссиясе төзелде, дип билгеләп үтте. Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстан “Россия гражданнарына уңайлы һәм һәркем алырлык торак” милли проектын тормышка ашыруга ныграк әзерләнгән. Аңа нигез булып тузган торакны бетерү буенча проектның уңышлы тәмамлануы, шулай ук социаль ипотека программасы башлану хезмәт итә.

Ярославль өлкәсе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Валерий Шамин делегация һәм шәхсән үз исеменнән Ф.Мөхәммәтшинга “Татарстан җирендә җылы кабул итү” өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Ярославль өлкәсе депутатларын республикада социаль ипотека тормышка ашыру тәҗрибәсе, авыл хуҗалыгын үстерү һәм аңа ярдәм итү, аерым алганда, Татарстанның “100” программасы, кече эшмәкәрлеккә ярдәм кызыксындырган.

Очрашу ике якның да бүләкләр һәм сувенирлар алмашуы белән тәмамланды.