^Республика Дәүләт Советында ТР Президентының тулы вәкаләтле вәкиле итеп Рәисә Сәхиева билгеләнгән

^Республика Дәүләт Советында ТР Президентының тулы вәкаләтле вәкиле итеп Рәисә Сәхиева билгеләнгән

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). ТР Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән республика Дәүләт Советында ТР Президентының тулы вәкаләтле вәкиле итеп Рәисә Сәхиева билгеләнде, ул Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсен җитәкләгән.

ТРның атказанган юристы Рәисә Сәхиева Татарстаның Әгерҗе районында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1971 елда Зәй районының Чыбыклы урта мәктәбендә математика укытучысы буларак башлый. 1979 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач, Югары Совет Президиумы аппаратында эшләгән. 1990-91 елларда ТАССР Югары Советы секретариатында баш юрист консультант булган. 1991 елда Рәисә Сәхиева ТР Президент аппаратында юридик бүлекне җитәкләгән, ә 1994 елда Президентның Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы вазифасын башкарган.