news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов мәктәпкә һөҗүм итүчене геройлаштыруны катгый рәвештә тыярга кушты

Фаҗига фонында мондый язма авторлары «авыр җинаятьне гаепләми, ә мондый гамәлләр кылуга этәрә».

Рөстәм Миңнеханов мәктәпкә һөҗүм итүчене геройлаштыруны катгый рәвештә тыярга кушты

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына 11 майда Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм иткән җинаятьчене геройлаштырырга омтылышны катгый рәвештә тыярга кушты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов бүген хокук саклау органнары белән координацион киңәшмә уздырды. Анда уку йортларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Террорчылыкка каршы комиссия утырышында Татарстан Президенты тарафыннан элек кабул ителгән карар буенча республика уку учреждениеләрендә тикшерүләр оештырылды. Полиция хезмәткәрләре һәр мәктәптә булды. Куркынычсызлык чаралары көчәйтелде.

Киңәшмә барышында Миңнехановка шулай ук «интернетта үз мәкаләләрендә көн саен җинаятьченең тормышы турында җентекләп сөйләп, аны геройлаштыру очраклары ачыклану турында хәбәр иттеләр».

«Президент фикеренчә, мондый ясалма популярлык бик куркыныч», — диде Галимова.

Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов «хокук саклаучыларның игътибарын мондый гамәлләрне катгый рәвештә булдырмау зарурлыгына юнәлтте». Фаҗига фонында мондый язма авторлары «авыр җинаятьне гаепләми, ә мондый гамәлләр кылуга этәрә».

«Шуңа күрә җинаятьчене романтизацияләүнең теләсә нинди омтылышы хокук саклаучыларның аерым күз уңында булырга тиеш», — дип йомгаклады Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100