Казанда Татарстанның иң яхшы эшмәкәрләрен бүләкләделәр

“Бизнес-успех 2012” бөтенроссия конкурсының төбәк этабына нәтиҗә ясау чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты

  (Казан, 15 май, «Татар-информ», Мария Кирюхина). Бүген Казанда “Бизнес-успех 2012” бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды. Конкурска нәтиҗә ясау чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Президенты залда утыручыларны сәламләде һәм республика өчен “Бизнес-успех” конкурсында катнашу дәрәҗәле дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов хакимият белән бизнес янәшә булырга тиеш диде. ТР Президенты ассызыклаганча, кече һәм урта бизнес – беренче чиратта республика муниципалитетларының эшчәнлек кыры, эш урыннары, ул гомумән республиканы һәм илне формалаштыручы урта класс.

“Бүген уңышка ирешкән эшмәкәрләрне күрәбез, муниципалитетлар эше белән танышабыз. Кызганычка каршы, әлегә кече һәм урта бизнес тулай төбәк продуктының 25 процентын гына тәшкил итә. 6 елда 16 процентан 25 процентка җиткәнбез. Безнең бурыч бу күрсәткечне 40 процент итү, ә иң яхшысы – 50”, - дип сөйләде республика башлыгы.
Кече һәм урта бизнес инвестицион җәлеп итүчәнлек белән бергә үсәчәк дип искәртте Р.Миңнеханов. Аның фикеренә караганда, бу мәсьәләдә мәгариф, сәнәгать, спорт, мәдәни-тарихи потенциал кебек механизмнар эшләргә тиеш.
“Әлбәттә, кече һәм урта бизнес эшендә консультацияләр, бизнес-проектлар, кирәкле вакытта эшмәкәрләргә күрсәтергә, сөйләргә һәм ярдәм итәргә кирәк”, - дип саный ТР Президенты.
Моннан тыш, ТР Президенты Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы безнең эшмәкәрләр мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш дип билгеләп үтте. Соңгы вакытта кече һәм урта бизнес үсешендә динамика күзәтелүгә карамастан, Р.Миңнеханов бизнесменнарны тагын да активрак эшләргә чакырды.
“Россия Саклык банкы” ААҖ вице-президенты, “Опора России” гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы президенты Сергей Борисов сентябрьдә бу оешмага 10 ел була дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу эшчәнлек чынлап торып нәкъ менә Татарстанда башлап җибәрелгән. “Республика бөтен Россиягә үрнәк күрсәтте”, - дип ассызыклады Сергей Борисов.
 “Иң яхшы стартап проекты”, “Иң яхшы мәгълүмат проекты”, “Сәүдә һәм хезмәт өлкәсендә иң яхшы проект”, “Социаль җаваплы эшмәкәр”, “Җитештерү өлкәсендә иң яхшы проект”, “Авыл хуҗалыгында иң яхшы проект” һ.б. номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.
Җиңүчеләргә домкрат рәвешендә сын бүләк иттеләр, ул кече һәм урта бизнесны оештыру авыр булуны символлаштыра.