news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кения, Уганда һәм Зимбабве вәкилләрен KazanSummit чарасына чакырды

«Россия һәм Африка илләре арасында мөнәсәбәтләр һәрвакыт җылы булды һәм конструктив рәвештә үсә», — диде Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов Кения, Уганда һәм Зимбабве вәкилләрен KazanSummit чарасына чакырды
https://tatarstan.ru

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кения, Уганда һәм Зимбабве илчелекләре делегациясе вәкилләре белән очрашты. Ул кунакларны «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммитына чакырды.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россиядә Кениянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Бенсон Генри Оума Огуту, Уганданың Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джонсон Агара Олва, Зимбабвеның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Майк Николас Санго Казанга танышу визиты белән килде.

Визит кысаларында илчелекләр делегациясе әгъзалары берничә очрашу һәм сөйләшүләр уздырды, сәнәгать мәйданчыкларын һәм производстволарын карадылар, Татарстан Республикасының икътисади һәм сәнәгать потенциалы белән таныштылар.

Казан Кремлендә очрашуда Рөстәм Миңнеханов Африка табигый байлыклары һәм мөмкинлекләре буенча уникаль материк булуын ассызыклады. «Россия һәм Африка илләре аарсында мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булды һәм конструктив рәвештә үсә», — диде Миңнеханов һәм Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән регионнарының берсе буларак Татарстан белән кызыксыну өчен рәхмәт белдерде.

«Без республикабызның Кения, Уганда һәм Зимбабве белән Россиянең әлеге илләр белән дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне җайга салу мөмкинлеген югары бәялибез», — диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов сүзләренчә, Кения, Уганда һәм Зимбабве илләре белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек күләме әлегә зур түгел. Төрле елларда Татарстан бу илләргә КАМАЗ автомобильләре, КВЗ җитештергән вертолетлар китерде. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм аларга компонентлар җитештерү, IT, югары технологияләр һәм башка өлкәләрдәге элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар.

Кунакларга Казанда ел саен «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммиты үткәрелүен хәбәр иттеләр. Уганда Илчесенең әлеге чарага берничә тапкыр килгәне бар. Кения, Уганда һәм Зимбабве делегациясе әгъзаларын 2021 елның 28-30 июлендә узачак чираттагы саммитта катнашырга чакырдылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100