Татарстан Президенты Әлки районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Иске Хурада авылы янындагы кырда авыл халкы белән очрашты.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районына эш сәфәре барышында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Иске Хурада авылыннан ерак түгел кырда авыл халкы белән очрашты. Республиканың Әлки районы башлыгы Александр Никошин хәбәр иткәнчә, муниципалитетта авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 114,8 мең га тәшкил итә, шуларның 98,3 мең гектары сөрүлек җирләренә туры килә.

Сабан культураларын 49 мең га чәчәргә уйлыйлар, ә көзге культуралар өчен 20 мең га җир бүлеп бирелгән. Бүгенгә уҗымнарны тукландыру тулысынча төгәлләнгән. 30,3 мең га мәйданда җир эшкәртелгән, бу кирәкле мәйданның яртысын тәшкил итә. «Хузангай» авыл хуҗалыгы предприятиесе арпа чәчә башлады инде, диде район җитәкчесе.

Александр Никошин әйтүенчә, игенчеләрнең орлыклары җитәрлек - 5,2 мең тонна. 350 трактор, 112 чәчкеч, 20 чәчү комплексы һәм 119 культиватор эшкә әзер.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Әлки районының чәчүгә тулысынча әзер булуын әйтте. Минераль ашламалар туплау планы үтәлде, ягулык-майлау материаллары сатып алуга килешүләр төзелгән.