Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында Рөстәм Миңнехановка волонтерлык хәрәкәте үсеше турында сөйләделәр
Мәрхәмәтле кешеләр өлкән һәм ялгыз кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Әлки районына эш сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка муниципалитетта оештырылган волонтерлык хәрәкәте турында сөйләделәр. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Район башлыгы Александр Никошин сүзләренчә, Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында битараф булмаган кешеләр өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче авыл халкына ярдәм итә, аларга азык-төлек һәм медикаментлар китерә.
Бер эшмәкәр волонтерларга 20 җиңел автомобиль бирде, дип өстәде муниципаль берәмлек җитәкчесе.
Әлки районы якташлык җәмгыяте рәисе — Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева якташлык җәмгыяте көче белән акча җыю оештырылуын әйтте. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен азык-төлек җыелмалары алуга 200 мең сумнан артык акча тотылган.
«Бу бик дөрес һәм вакытлы инициатива. Бүгенге катлаулы шартларда гражданнарның бу категорияләре ярдәмгә мохтаҗ», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз