Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов: «Татарстан Иран белән мәдәни һәм социаль-икътисади юнәлештә нәтиҗәле хезмәттәшлек итү белән кызыксына”
Рөстәм Миңнеханов Иран парламентының илкүләм куркынычсызлык мәсьәләләре комиссиясе рәисе Аладдин Боруджерди белән очрашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Иран парламентының илкүләм куркынычсызлык мәсьәләләре комиссиясе рәисе Аладдин Боруджерди белән очрашты. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Иран делегациясе әгъзалары һ.б. катнашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде һәм, Татарстан Иран белән мәдәни һәм социаль-икътисади юнәлештә нәтиҗәле хезмәттәшлек итү белән кызыксына, дип ассызыклады. Шулай ук агымдагы елның мартында Иранга сәфәре турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов ул вакытта Иран Ислам Республикасы хакимиятенең вәкиллекле органнары белән очрашулар үткәрүен билгеләп үтте.
Аладдин Боруджерди Татарстан белән Иранның мәдәният һәм дин буенча уртаклыкларын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, уртаклык мәдәни, мәгърифәти, фәнни элемтәләрне генә активлаштыруга түгел, ә икътисади хезмәттәшлекне дә җайга салуга стимул булырга тиеш.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз