Австриянең Bertsch компаниясе Татарстан белән файдалы хезмәттәшлеккә өметләнә

Бүген бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Bertsch компанияләр төркеме президенты Хуберт Берч белдерде
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Австриянең Bertsch (“Берч”) компаниясе Татарстан белән файдалы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырырга өметләнә. Бүген бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Bertsch компанияләр төркеме президенты Хуберт Берч белдерде.

Хөкүмәт йортында узган очрашу барышында ул компаниянең мөмкинлекләрен презентацияләде, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Әлеге компаниягә Берчның бабасы тарафыннан 1925 елда нигез салынган. Азык сәнәгате, энергетика сәнәгате өчен җиһазлар, нефть кудыруда файдаланучы компонентлар җитештерү – бүген биредәге төп эш юнәлешләре әнә шуннан гыйбарәт. Компания дөньяның күп илләрендә билгеле. Бәйсез дәүләтләр берлегенә килгәндә, аның Мәскәүдә, Краснодарда, Киевта, Минскида һәм Алма-Атада вәкиллекләре эшли.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов очрашуда республика белән Австриянең әлеге компаниясен кызыктырырлык мәсьәләләрнең 3 блогын билгеләп узды. Алар - агросәнәгать, энергетика өлкәләрендә хезмәттәшлек һәм яңа производство ачу өчен “Алабуга” махсус икътисади зонасы мөмкинлекләреннән файдалану. Премьер-министр ассызыклаганча, икътисади кризистан соң, Россиядә һәм Татарстанда энергетика комплексы махсус игътибарга алыначак.

Хуберт Берч, үз чиратында, Австриянең Икътисад министрлыгында җирле эшлекле даирә вәкилләре өчен “Алабуга” МИЗ мөмкинлекләрен презентацияләү тәкъдимен кертте. Аның фикеренчә, яңа бизнес үсеше, производстволар ачу өчен “Алабуга” зонасында тудырылган шартлар Австрия компанияләре һәм предприятиеләре өчен кызыклы булачак.
Бүгенге очрашу барышында яклар агымдагы елның май аенда “Алабуга” зонасын тәкъдим итү өчен Татарстан вәкилләренең әлеге Ауропа иленә сәфәрен оештыру турында килеште. Татарстанның икътисади потенциалын тагын да киңрәк презентацияләү өчен көзен тагын бер сәфәр оештырылачак.