news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә Илһам Шакировка багышланган видео күрсәтте

Бүген, 15 февральдә, күренекле җырчы, ТАССР һәм РСФСР халык артистының 87 еллыгы билгеләп үтелә.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җырчы Илһам Шакиров тормышыннан кызыклы вакыйга турында видео куйды.

Республика җитәкчесе әлеге роликта Татарстанның танылган кешеләре тормышыннан фактлар белән миниатюралар сериясе ачылуы турында искәртте.

«Илһам абый Шакировның туган көнендә „Абау“ студиясе танылган якташларыбыз тормышыннан тарихлар циклын башлый», — ди Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә.

Аның сүзләренчә, видео берьюлы өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә чыгарыла. «Мәшһүр затларыбыз тормышы яшьләргә үрнәк булсын», диелгән хәбәрдә.

Бүген, 15 февральдә, җырчы, ТАССР һәм РСФСР халык артистының 87 еллыгы билгеләп үтелә. 10.00 һәм 11.30 сәгатьләрдә аның каберенә чәчәк һәм мемориаль такта куела.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100