news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Камилә, син безнең өчен инде чемпион!

Допинг-тестның уңай булуына карамастан, Вәлиева Олимпиаданың шәхси ярышларында чыгыш ясаячак.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекин Олимпиадасында ялгыз шуу алдыннан фигуристка Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерде. 

«Камилә, син безнең өчен хәзердән үк инде чемпион! Ышанабыз һәм горурланабыз! Уңышлар сиңа!» — дип язды республика җитәкчесе үзенең инстаграм-аккаунтында, текст белән бергә видеоролик та урнаштырып. Әлеге видеороликта Казан фигуристкасының допингка бәйле җәнҗалдан соң күз яшьләре белән үзенең беренче интервью бирүе төшерелгән.

Интернет-кулланучылар да спортчыга теләктәшлек белдерә. «Гүзәл кыз, син иң яхшысы!», Уңышлар, Камилә! Синең өчен җан атабыз! Без синең белән», «Аңа уңышлар һәм көч телибез! Казахстаннан теләктәшлек күрсәтәбез һәм борчылабыз!» — дип язалар комментаторлар.

Исегезгә төшерәбез, допинг-тестның уңай булуына карамастан, Вәлиева Олимпиаданың шәхси ярышларында чыгыш ясаячак. Бу РУСАДАның Камилә Вәлиеваны ярышлардан читләләштерүне вакытлыча туктату турындагы карарына каршы WADA һәм ISU биргән апелляцияне CASның кире кагу карарыннан соң билгеле булды. 

Бүген Камилә Вәлиева, Александра Трусова һәм Анна Щербакова Олимпия уеннарында кыска программа белән чыгыш ясаячак. Камилә Вәлиева тирәсендәге допингка кагылышлы җәнҗал буенча CAS кабул иткән карарларның барлык мөһим аспектлары турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының  зур материалында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100