news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Муса Җәлилнең тууына 115 ел булуы билгеләп үтелә.

Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
tatarstan.ru

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар шагыйре, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүгенге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Муса Җәлил 115 ел элек 15 февраль көнне Оренбург өлкәсендә туган.

news_right_1
news_right_2
news_bot