news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды

15 февраль — Муса Җәлилнең туган көне.

Рөстәм Миңнеханов Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды
tatarstan.ru

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1966 елда куелган һәйкәл Казан Кремленең көньяк фасадында, 1 Май мәйданында урнашкан. Монумент Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты — патриот шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә куелган. Муса Җәлил 1944 елда нацистлар төрмәсендә җәзалап үтерелә.

Бүген һәйкәл янына почетлы каравыл куелды, Советлар Союзы Герое — шагыйрь истәлеген хөрмәтләү өчен җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары килде.

Искәртәбез, 15 февраль — Муса Җәлилнең туган көне.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100