news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Валерий Фальков белән уртак программаларның үтәлеше турында фикер алышты

Алар 2021 елда үзара хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында сөйләште.

Миңнеханов Валерий Фальков белән уртак программаларның үтәлеше турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәрендә Россиянең фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов һәм Фальков берничә уртак профильле программаны үтәү мәсьәләләре, шулай ук Татарстан белән Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының 2021 елда хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Алдан Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министрлыгы башлыгы Иннополис университетының күзәтү советының яңартылган составына кергән иде. 2020 елның 3 декабрендә ул совет утырышында катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100