news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Махсус Олимпиада Россиядә каршылыксыз мохит үсешенә этәргеч бирәчәк

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Бөтендөнья уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак.

Миңнеханов: Махсус Олимпиада Россиядә каршылыксыз мохит үсешенә этәргеч бирәчәк

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда узачак Махсус Олимпиада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына игътибарны җәлеп итәчәк. Ул Россиядә каршылыксыз мохит үсешенә һәм инвалидларны адаптацияләү өчен яңа инструментлар булдыруга яңа импульс бирәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы мәйданчыгында белдерде.

«Махсус Олимпиада безнең илгә WorldSkills дөнья чемпионатын уздырганнан соң булган кебек җитди этәргеч бирәчәк. Без бу эш юнәлешләренең тулаем илебез өчен бик мөһим булуын күрсәттек», — диде ул.

Ул Россиянең Махсус Олимпиаданы үткәрү конкурсында катнашуы турындагы карарны дәүләт башлыгы Владимир Путинның шәхсән үзе кабул иткәнлеген искәртте. «Без РФ Спорт министрлыгы һәм Ольга Слуцкер командасы белән бергә, бу иң яхшы Махсус кышкы Олимпиада булсын өчен, барысын да эшләячәкбез», — диде республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты шулай ук 2021 елның февралендә Казанның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Бөтенроссия спорт уеннарын уздыру мәйданчыгы булачагын хәбәр итте. Ярышлар спортның 6 төре буенча узачак һәм Махсус Олимпиадада катнашу өчен РФ җыелма командасын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Бөтендөнья уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнвар көннәрендә узачак. Бөтендөнья кышкы уеннарында 108 илдән 2 меңгә якын спортчы һәм юнифайд-партнер катнашыр дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100