news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «КАМАЗ-мастер»ны «Дакар-2021» раллиенда җиңүләре белән котлады

Дмитрий Сотниковның экипажы раллида йөк машиналары зачетында җиңде.

Миңнеханов «КАМАЗ-мастер»ны «Дакар-2021» раллиенда җиңүләре белән котлады
ТР Президентының матбугат хезмәте

 (Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021» раллиенда җиңүләре белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республика Президенты „КАМАЗ-мастер“ командасын җиңүләре белән котлады! Рөстәм Миңнеханов видео буенча Владимир Чагин һәм Эдуард Николаев белән элемтәгә керде», — диде Лилия Галимова.

Дмитрий Сотниковның экипажы узышның хәлиткеч этабында икенче нәтиҗә күрсәтте һәм генераль классификация нәтиҗәләре буенча легендар раллида җиңү яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100