news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште

Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.

Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште
ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумы киңлегендә Coca-Cola компаниясенең Россиядәге генераль директоры Александр Ружевич белән очрашты. Әңгәмә темасы чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе булды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Чүп-чарны аерым җыю өлешендә сезнең инфраструктур ярдәмегез бик файдалы», — диде ул.

ТР Президенты хәзерге вакытта, пандемия кыенлыкларына карамастан, Россия тарихында беренче Махсус Олимпиаданы лаеклы рәвештә уздыру бурычы торганлыгын искәртте.

«Безнең илнең спортка ярдәм итеп кенә калмыйча, ә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары кебек спорттагы социаль юнәлешләргә дә ярдәм итүен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлекләребез бар», — диде республика җитәкчесе.

Coca-Colаның Россиядәге директоры Татарстан Президентына компания проектларына шәхсән игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Карьерамда эре корпорациянең Россиянең аерым субъекты белән шундый нык һәм озак мөнәсәбәтләре булган хәлне очратмадым. Шәхси компонент бик мөһим, сез шәхсән моңа мөһим игътибар бирәсез», — дип билгеләп үтте Ружевич.

Татарстан Президенты Мәскәүдә эш сәфәрендә, төп максаты — 2021елгы Гайдар форумында катнашу. Рөстәм Миңнеханов форум мәйданнарының берсендә чыгыш ясар дип көтелә. Элегрәк ТР Хөкүмәте һәм Coca-Cola арасында Россиядә каты коммуналь калдыкларны аерым җыю һәм калдыкларны туплау культурасын үстерү турында килешү төзелгән иде. Документ «Казан-Экспо» күргәзмә үзәгендә Worldskills-2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты вакытында имзаланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100