news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов КАМАЗның беренче генераль директорына дәүләт бүләге тапшырды

Очрашу Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды.

Рөстәм Миңнеханов КАМАЗның беренче генераль директорына дәүләт бүләге тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәре вакытында «КАМАЗ» автомобиль заводының беренче генераль директоры Лев Васильев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды. Рөстәм Миңнеханов Лев Васильевка автомобиль төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт әйтте.

«Сез Чаллыда эшләгән эш — бөтен СССР өчен тарихи вакыйга. Чөнки «КАМАЗ» яңа автомобиль булды», — диде Татарстан Президенты. — Сез республика һәм ил күләмендә иң билгеле шәхесләрнең берсе».

Ул Лев Васильевны «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде. Республиканың югары бүләге илдәге машина төзелеше үсешенә өлеш керткән һәм күпьеллык уңышлы хезмәт өчен бирелде.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Лев Васильевка ТАССРның 100 еллыгы медален дә тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100