news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов янәдән Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп сайланды

ТР Президенты Россиянең икътисади үсеш алган төбәкләренең берсе буларак 2012 елдан Россия инновацион төбәкләре ассоциациясен җитәкли.

Миңнеханов янәдән Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп сайланды
архив tatarstan.ru

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп яңадан сайланды. Карар бүген ассоцация әгъзаларының XI Гайдар форумы гомуми җыелышында кабул ителде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты бертавыштан Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды», — диде Лилия Галимова. Аның сүзләренчә, утырыш барышында Инновацион төбәкләре ассоциациясе советы әгъзалары - губернаторлар Ассоциациянең 2019 елгы эшенә йомгак ясады, РФ субъектлары үсеше өчен актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Мәскәүдә бүген «Россия и мир: Вызовы нового десятилетия» XI Гайдар форумы ачылды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100