Минтимер Шәймиев: “Әлфия Афзалова һәм Илһам Шакиров – татар халкының байлыгы”

Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев легендар җырчы Әлфия Афзалованы юбилее белән котлады
(Казан, 15 январь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев атаклы җырчы Әлфия Афзалова белән очрашты. Республика башлыгы легендар җырчыны 75 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Татарстанның иң югары бүләген – “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен” орденын тапшырды.
“Әлфия Афзаловага бөтен татар халкы исеменнән татар музыкасы сәнгатен үстерү һәм пропагандалауга зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерәм. Әлфия Афзалова һәм Илһам Шакиров – безнең иң зур байлыгыбыз, нәкъ менә алар татар халык моңының нәрсә икәнен күрсәтте”, - диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев.
Президент искәртеп узганча, Әлфия Афзалова 15 яшьтән үк Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солист буларак чакырылган. Сирәк тавышка ия буларак, ул тиздән Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең әйдәп баручы солистларының берсенә әверелә. Аның иҗатының иң югары ноктасы аның үз концерт программасы була, ул анда 14 телдә дөнья халыклары җырларын башкара.
Советлар Союзы буенча гастрольләр вакытында Ә. Афзалова төрле милләтләрнең онытылган җырларын җыя. Алар аның башкаруында яңа тормыш ала, тыңлаучыларның байлыгына әверелә. Тиздән Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Ә.Афзаловага үзенең яңа концерт төркемен һәм эстрада инструменталь ансамбль оештырырга тәкъдим итә.
“Җырчыга беренче зур уңышны 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында чыгыш ясау китерә. Ул чакта җырчы бөтен дөньяны гаҗәпләндерде. Әлфия Афзалова концертлар белән бөтен республиканы әйләнеп чыкты. Әлеге кеше тумыштан сәләтле”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
“Минем бөтен гомеремне җырга багышладым, бу минем өчен иң мөһиме. Миңа Ходай сәләт биргән һәм менә мин күп еллар буе җырлыйм. Мин Татарстан Президентына күрсәтелгән игътибар һәм миңа тапшырылган орден өчен бик рәхмәтле, бу минем өчен бик мөһим”, - дип белдерде очрашу тәмамлангач җырчы журналистларга.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин да катнашты.