news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда рестораннарга төн уртасына кадәр эшләргә рөхсәт итәчәкләр

Моңа кадәр җәмәгать туклануы урыннары, яңа чикләүләр нигезендә, 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде.

Татарстанда рестораннарга төн уртасына кадәр эшләргә рөхсәт итәчәкләр

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать туклануы биналарына 0.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт ителәчәк, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген иртән традицион шимбә киңәшмәсендә Республика Президенты җәмәгать туклануы йортларына карата кабул ителгән карарны әйтте. Рестораннарга 0.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт ителәчәк», - дип хәбәр итте Казан Кремле матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Моңа кадәр җәмәгать туклануы йортлары, яңа чикләүләр кертелү сәбәпле, 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде.

Галимова Президент җаваплы органнарга туклану йортларының эш вакытын озайту мәсьәләсен анализларга һәм үз тәкъдимнәрен бирергә кушты, дип өстәде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100