news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин вице-премьерлар арасында вазифаларны яңадан билгеләде

Карар, федераль хөкүмәт составында узган үзгәрешләрне исәпкә алып, Министрлар Кабинеты эшен оптимальләштерүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин урынбасарлар арасында вазифаларны яңадан бүлүне раслады. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

«Карар, Россия Федерациясе Хөкүмәте составында узган үзгәрешләрне, шулай ук илкүләм үсеш максатларына ирешү бурычларын исәпкә алып, Министрлар Кабинеты эшен оптимальләштерү өчен кабул ителде», — диелә хәбәрдә.

Вице-премьер Александр Новак - ягулык-энергетика комплексы, ә Татьяна Голикова мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Дмитрий Чернышенкога фән һәм югары белем өлкәсенә кураторлык итәргә, Алексей Оверчукка Росреестр эшчәнлеген координацияләргә кушылды.

10 ноябрьдә Дәүләт Думасында Александр Новак кандидатурасын РФ вице-премьеры вазифасына расладылар, шулай ук РФ Төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министрлыгы , РФ Транспорт министрлыгы, Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы, РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм РФ Энергетика министрлыгы башлыкларын билгеләүне килештерделәр. Хупланган кандидатларның барысы да вазифаларга Россия Президенты указлары белән билгеләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100