news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Идел буеның яңа транспорт прокуроры белән очрашты

Миңнеханов һәм Конош транспортта һәм транспорт инфраструктурасы объектларында иминлекне тәэмин итү буенча хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Татарстан Президенты Идел буеның яңа транспорт прокуроры белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буеның яңа транспорт прокуроры Дмитрий Конош белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар транспортта һәм транспорт инфраструктурасы объектларында иминлекне тәэмин итү һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты. 

Дмитрий Конош быелның 30 июнендә Идел буе транспорт прокуроры вазифасына билгеләнде. Аңа кадәр ул Төньяк-Көнбатыш транспорт прокурорының беренче урынбасары иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100