news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Фәйзи Галиев вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең һәм республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 95 яшендә вафат булган.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең һәм республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйзи Галиев вафатына бәйле кайгы уртаклашы белдерде.

Фәйзрахман (Фәйзи) Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан АССРның Арча районында туган. Ул хезмәт юлын Әтнә районының «Чулпан» колхозында хисапчы булып башлаган. 1942 елда Смоленск пехота училищесы курсанты була, ә 1943 елда фронтка китә, анда 722нче укчы полк разведчигы булып хезмәт итә.

Яраланганнан соң ул «Чулпан» колхозына кайта, ферма мөдире вазифасыннан колхоз рәисенә кадәр күтәрелә.

Казан авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек инспекциясендә агроном була, аннары 1951 елдан 1958 елга кадәр КПССның Әтнә районы комитеты секретаре була.

1959 елдан алып (50 ел) Фәйзи Галиев Арча районының «Искра» колхозы рәисе булып эшләгән. Нәкъ менә аның вакытында Татарстанда беренчеләрдән булып колхоз предприятиеләрен газлаштырганнар. Шулай ук ул авыл халкының тормыш сыйфатын һәм аларның иминлеген кайгыртты.

«Аның җитәкчелегендә игенчелектә һәм терлекчелектә генә түгел, ә социаль үсештә дә югары нәтиҗәләргә ирешелде», диелә кайгынамәдә.

Моннан тыш, Фәйзи Галиев җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнгән, ТАССРның 10нчы чакырылыш Югары Советы, 7нче чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты булган. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы да булган, гади кеше хезмәтенә, татар халкының традицияләренә дан җырлаучы берничә әсәр чыгарган.

Үзенең күпьеллык хезмәте өчен ул Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен», «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» һәм «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» мактаулы исемнәре белән бүләкләнде.

«Фәйзи Галиев һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге һәм тәрбиялелеге, җәмгыять бурычы хисе, яраткан эшеңә фидакарь хезмәт итүе белән аерылып торды. Аның тормышы һәм эшчәнлеге — үсеп килүче яшь буын өчен бәяләп бетергесез үрнәк», диелә документта.

Кайгынамәгә  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов имза куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100