news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин эш сәфәре белән Кытайга килде

Татарстан Хөкүмәте башлыгы Сычуань провинциясе губернаторы белән очрашуны планлаштыра.

Алексей Песошин эш сәфәре белән Кытайга килде
Рамиль Гали/архив

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре белән Кытайга килде. Анда «Бер пояс - бер юл» инициативасы кысаларында өлкә һәм тугандаш шәһәрләр башлыкларының Халыкара форумы эшли башлый. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Форум Россия белән Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге елы кысаларында оештырылды. Сәүдә-икътисади, авыл хуҗалыгы, медицина, мәдәният, туризм, фән, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү буенча кайбер презентация чаралары каралган», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук Кытайга сәфәр кысаларында Алексей Песошин Сычуань провинциясе губернаторы Инь Ли әфәнде белән очрашу планлаштыра.

«Бер пояс — бер юл» концепциясе гамәлдәге һәм яңа сәүдә юлларын, шулай ук Үзәк Азия һәм Европа илләрен бәйләүче икътисади коридорларны булдыруны һәм үстерүне күздә тота.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot