Рөстәм Миңнеханов: Хастаханәләр төзекләндерүнең халыкта тискәре тәэсир тудыруы - күңелсез

Ике ел дәвамында Татарстанның барлык хастаханәләре капиталь төзекләндереләчәк һәм аларда заманча җиһазлар урнаштырылачак.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда хастаханәләрне төзекләндерү изге эш санала, әмма вакытлыча килеп туган уңайсызлыклар кешеләрдә аңлашылмаучанлык тудыра. Моның белән бәйле рәвештә республикада аңлату эшләре алып барырга кирәк. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 «Кешеләргә әлеге уңайсызлыкларның вакытлыча гына булуын аңалатырга, куллануга тапшыруның якынча вакытын әйтергә кирәк. Без зур программаны тормышка ашырабыз. Ике ел дәвамында Татарстанның барлык хастаханәләрендә капиталь төзекләндерү булачак һәм заманча җиһазлар урнаштырылачак. Болар барысы да кешеләр өчен эшләнелә. Җәмәгатьчелектә шундый изге эшнең тискәре тәэсирләр уятуы - күңелсез күренеш», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Казанның медицина учреждениеләрендәге зур чиратлар буенча халыктан күп зарланулар килә.

Моны республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да раслады. «Әмма мондый шартлар вакытлыча гына, сәбәбе бүгенге көндә шәһәр хастаханәләренең яртысыннан азрагы гына хезмәт күрсәтә», - диде министр.

Татарстан Президенты ремонт эшләре вакытында медицина учреждениеләренең эш сәгатьләрен арттырырга тәкъдим итте.

Республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үз чыгышында 2017 елда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләренең 74 амбулатор-хастаханә бинасында капиталь төзекләндерү планлаштырылганын җиткерде. Бүгенге көндә барлык эшнең 52 проценты башкарылган.