news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Югары профессионализмы һәм фольклорны тирәнтен белүе артистка халык җырларының үзенчәлекле матурлыгын һәм гасырлык зирәклеген тапшырырга мөмкинлек бирде.

Татарстан җитәкчелеге Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге татар җырларын популяр башкаручы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Хәмдүнә Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстан АССРның Борай районы Котлыяр авылында туган. 1970 елда ул Башкортстан республика мәдәни-агарту училищесын тәмамлый. Сирәк очрый торган матур тавыш иясе беренче чыгышларыннан ук халык мәхәббәтен һәм популярлыгын яулады.

Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗади тормышы 1976 елдан бирле Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы белән бәйле. Танылган сәхнә осталары Эмиль Җәләлетдинов, Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакировның концерт бригадаларында эшләү башкаручыга вокалчы буларак камилләшергә һәм үзенең эстрада коллективын төзергә ярдәм итте, ул аның белән Россиядә һәм чит илләрдә гастрольләрдә йөрде. Аны Төркиядә, Австралиядә, Кытайда һәм башка илләрдә беләләр һәм яраталар.

«Югары профессионализм, гадәттән тыш эшкә сәләтлелек, этник фольклорны тирәнтен белү Хәмдүнә Тимергалиевага халык җырларының үзенчәлекле матурлыгын һәм гасырлык зирәклеген, авторлык әсәрләренең эчтәлеген җиткерергә мөмкинлек бирде. Ул үзенең уникаль башкаруы белән вакыт агымында югалган аерым җырларны яңартып, халык иҗаты җәүһәрләренә икенче тормыш бирде, диелә документта.

Хәмдүнә Тимергалиева иҗатын төрле буын яратты. Нәкъ менә ул «Җомга», «Ялгыз каен», «Әлмәлүк көе», «Галигә барам әле», «Тәтешле көе», «Борай», «Бибизәкә», «Безнең дуслар марилар» кебек татар һәм башкорт җырларын беренче профессиональ башкаручы.

Аның репертуарында 750дән артык композиция бар. «Уф, йөрәгем», «Күл буенда», «Ай-һай, гөлкәем», «Усы буйлары», «Ак чук, зәңгәр шәл» халык җырлары аның башкаруында тамашачылар арасында популяр булды һәм татар эстрадасының алтын фондында лаеклы урын алды. Хәмдүнә Тимергалиева үлгәнче сәхнәгә чыкты һәм Г.Тукай исемендәге филармония ветераннар клубының актив әгъзасы булды. Аның югары дәрәҗәдәге осталыгы төрле дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде.

«Тимергалиева һәрвакыт яраткан эшенә фидакяр хезмәт итүе һәм уникаль башкару сәләте белән аерылып торды. Татар вокал сәнгатен саклауга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән яраткан халык җырчысы турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», диелә документта.

Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, Г.Тукай исемендәге филармония директоры Кадим Нуруллин, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100