news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Президент сайлауларында 83,4 процент тавыш җыйды

Хәзерге вакытта участок сайлау комиссияләре протоколларының 98 проценты эшкәртелгән.

Рөстәм Миңнеханов Президент сайлауларында 83,4 процент тавыш җыйды
tatarstan.ru

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Участок сайлау комиссияләре протоколларының 98,15 процентын тикшерү йомгаклары буенча Татарстан Президенты 83,4 процент тавыш җыйган. Әлеге мәгълүматларны республиканың Үзәк сайлау комиссиясе китерде.

Соңгы мәгълүматлар буенча, тавышлар буенча икенче урынны 4,87 процент тавыш белән «Гадел Россия» партиясеннән Альмир Михеев алып тора. Өченче урында — «Россия коммунистлары» партиясеннән Альфред Вәлиев, аның өчен 4,62 процент кеше тавыш биргән.

Дүртенче һәм бишенче урынны «Партия роста»дан Олег Коробченко (3,59 процент) һәм ЛДПРдан Владимир Сурчилов (2,81 процент) бүлешә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot