Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олег Морозов Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 73,42 процент тавыш белән алда бара
Иртәнге 10 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, бюллетеньнәрнең 99,63 проценты тикшерелгән.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бюллетеньнәрнең 99,63 процентын тикшерү йомгаклары буенча, Россия Дәүләт Думасына Түбән Кама округы буенча өстәмә депутатлар сайлауда 73,42 процент тавыш җыеп, «Бердәм Россия» партиясе кандидаты Олег Морозов алда бара. Бу хакта республиканың Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кандидатлар арасында икенче урынны Альберт Яһудин (КПРФ) алып тора, аңа сайлаучыларның 9,34 проценты тавыш биргән, өченче урында 6,83 процент нәтиҗә белән Илнар Сираев («Гадел Россия»).
Дүрттән алтыга кадәр урыннар түбәндәгечә бүленгән: Николай Барсуков (Россия коммунистлары») — 3,77 процент, Андрей Колосов (ЛДПР) — 3,72 процент һәм Леонид Стражников («Коммунистическая партия социальной справедливости») — 2,3 процент.
Сайлаучыларның 86,68 проценты тавыш биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз