news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты районнарны туган телне саклау юнәлешендә эшләргә өндәде

Рөстәм Миңнеханов туган телләрне өйрәнүгә формаль мөнәсәбәт күзәтелгән районнарны атады.

Татарстан Президенты районнарны туган телне саклау юнәлешендә эшләргә өндәде
tatarstan.ru

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда туган телне саклау өчен барысы да эшләнәчәк. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә әйтте.

«Туган тел — Татарстанда милләтара тынычлык һәм татулыкның нигезе ул. Мин берничә тапкыр ассызыкладым, без аны саклау өчен барысын да эшләячәкбез. Бу киләчәк буыннар алдында әхлакый бурыч», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта ул Югары Ослан, Сарман, Нурлат, Чистай, Азнакай, Баулы, Буа, Лениногорск, Әлмәт районнарында туган телләрне өйрәнүгә формаль мөнәсәбәт күзәтелүен билгеләп үтте.

«Мин мәгариф идарәләре башлыкларына һәм муниципалитетларның җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәм. Бу хакта без даими сөйлибез, әмма сезнең мөнәсәбәтегез аңлашылмый. Берничә телгә ия булу — көндәшлектә өстенлек. Әмма моны кайбер районнарда бик үк аңлап бетермиләр», — диде ТР Президенты.

Аның сүзләренчә, мәгариф өлкәсендә өстенлекле бурычларның берсе — республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм аларга ярдәм итү өчен уңай шартлар тудыру. Татарстанда милли мәгарифне үстерү һәм туган телләрне укыту өчен барлык шартлар да тудырылган, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

«Уку планының мәҗбүри өлешендә киләсе елдан туган тел һәм туган әдәбият фәне каралган. 28 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Югары уку йортларына максатчан кабул итү оештырылды, курслар, мәктәпләр һәм башка чаралар оештырабыз. Бу эшнең бик мөһим нәтиҗәсе», — дип дәвам итте ул.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, «һәр дәреснең сыйфатын, туган телне укыту буенча һәр укытучының, директорның белемен бәяләргә вакыт җитте».

Утырыш Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән мәгариф комплексларын төзү проектына керә торган «Адымнар-Алабуга» күп телле белем бирү комплексында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100