news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Шомбыт тыюлыгында тимгелле боланнар фермасын карады

Татарстан Президенты Балык Бистәсе районында «Кыргый ферма» экопаркында булды.

Рөстәм Миңнеханов Шомбыт тыюлыгында тимгелле боланнар фермасын карады
tatarstan.ru

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Балык Бистәсе районының табигый байлыклары туристларны җәлеп итү урынына әверелергә тиеш. Марал һәм тимгелле болан үрчетү фермасы районның төп үзенчәлеге булып тора. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәрендә әйтте.

«Экотуризм — ул кирәкле юнәлеш. Республика халкы өчен бу гаилә белән ял итү, республиканың уникаль матурлыгы һәм табигый төрлелеге белән танышу өчен яңа мөмкинлекләр», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Президенты Балык Бистәсе муниципаль районында «Кыргый ферма» экопаркында булды. Ул анда терлекләрне асрау шартларын карады һәм аларга кишер ашатты.

«Кыргый ферма» дүрт ел элек Балык Бистәсеннән 70 км ераклыкта ташландык Степановка авылы территориясендә барлыкка килде. Инвесторлар Алтайдан 17 тимгелле болан һәм 24 марал алып кайткан. Хайваннарны иркен вольерларга урнаштырдылар, аларга табигый диярлек шартлар тудырылган. Өч елда «Кыргый ферма»да бу хайваннар саны йөзләп булды. Терлекләрне зур булмаган партияләр белән иреккә, Шомбыт тыюлыгы территориясенә чыгара башладылар.

Киләчәктә «Кыргый ферма» территориясендә тулы бер туристик кластер үсеш алыр дип планлаштырыла. Монда балык тоту һәм аучылык базалары, шулай ук кирәкле инфраструктуралы экотуристик парк, кунак йортлары, кафе, кибет булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100