news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында урып-җыю кампаниясен бәяләде

Соңгы мәгълүматлар буенча, бөртекле культуралар үсә торган 37 мең гектар мәйданнан 40 процент уңыш җыеп алынган.

Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында урып-җыю кампаниясен бәяләде
tatarstan.ru

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында эш сәфәрендә булды. Анда урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәмәк авылы янындагы кырда Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм Мамадыш муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде. Бүгенгә бөртекле культуралар чәчелгән 37 мең гектардан бөртеклеләрнең 40 проценты җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 43,5 центнер тәшкил иткән. 62 мең тонна ашлык суктырылган. Кырларда урып-җыю чорына ике сменалы эш оештырылган.

«Районда 182 тонна сөт савыла, ягъни бер сыерга 28 кг туры килә», — диде Анатолий Иванов. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда узган ел белән чагыштырганда үсеш күзәтелә. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән.

Мамадыш районында уҗым культураларын чәчү эшләре башланды, барлыгы 15 мең гектар мәйданда көзге чәчү планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов районга эш сәфәре кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Түбән Тәкәнеш авылында «Продпрограмма» агросәнәгать комплексы көче белән реконструкцияләнгән шәхси спорт комплексында булды. Анда Спорт комплексын урнаштыру өчен биш ай эчендә бина ремонтланган. Бу эш инвстор акчасына башкарылган. Универсаль спорт комплексында мини-футбол залы, көрәш залы, тренажер залы, теннис залы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100