news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында ишегалларын төзекләндерүне бәяләде

Быел Татарстанда барлыгы 1074 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән 223е - Казанда.

Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында ишегалларын төзекләндерүне бәяләде
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында Фрунзе урамындагы 15 һәм 17 йортлар ишегалды территорияләрен төзекләндерү барышы белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Территорияне «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерәләр.

Йортлар тирәсендә яңа куркынычсыз тротуарлар булдырылган инде, ишегалдының бөтен территориясендә комплекслы яктырту эшләнгән.    

Татарстан Республикасы Президентына бүгенге көндә күп функцияле балалар мәйданчыгын төзекләндерү һәм юл ремонты дәвам итүе турында сөйләделәр. Шулай ук заманча урам җиһазлары һәм велопарковка урнаштыру каралган. Эшләрне быел өченче кварталда тәмамлау планлаштырыла.

Быел Татарстанда барлыгы 1074 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән 223е - Казанда. «Безнең ишегалды» программасының агымдагы елга гомуми бюджеты — 8 млрд сум. 

news_right_1
news_right_2
news_bot