Рәфкат Кантюков Николай Колесов урынына ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы итеп сайланды

Рәфкат Кантюков Николай Колесов урынына ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы итеп сайланды

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Тимур Шәйдуллин). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы барышында республика парламентының Татарстанның югары закон чыгару хакимияте органы Президиумы составына депутат, “Таттрансгаз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рәфкат Кантюковны сайлау турында карар кабул ителде.

“Рәфкат Кантюков – үз округында абруй казанган актив эшләүче депутатларның берсе. Ул Татарстанда социаль өлкәне үстерү өчен шактый эшләр башкара”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Президиумның яңадан сайланган әгъзасын тәбрик итеп.

Президиум составындагы үзгәрешләр Николай Колесовның Амур өлкәсе губернаторы вазифасына билгеләнүе нәтиҗәсендә, аның депутатлык вәкаләтләре вакытыннан элек тәмамлануына бәйле. Әлеге мәсьәлә хакында тиешле карар бүген шулай ук республика парламенты тарафыннан да кабул ителде. Шуннан соң ТР Дәүләт Советы Рәисе Николай Колеcовка Татарстан парламентындагы уртак һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, бүген комитет составында кайбер үзгәрешләр булды. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты составына Николай Колесов урынына элегрәк икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетында эшләгән депутат Александр Таркаев сайланды.