news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Пермьдә приборлар төзү компаниясе эше белән танышты

Предприятиедә оптик гироскоплар, навигация җиһазлары җитештерәләр.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Пермь фәнни-җитештерү приборлар төзү компаниясендә булды. Предприятие эшчәнлеге белән ул Пермь краена эш сәфәре кысаларында танышты, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат секретаре Лилия Галимова.

Предприятиедә оптик гироскоплар, инерция датчиклары (акселерометрлар, гироскоплар), навигация җиһазлары һәм җир өсте хәрәкәт объектлары өчен системалар җитештерү белән шөгыльләнәләр. Шулай ук Пермь компаниясе авиация приборлары төзү, диңгез һәм җир өсте техникасы эшләнмәләрен эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

Алдан республика җитәкчелеге Morion Digital югары технологияләр технопаркында булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot