news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Пермьдә Бөек Ватан сугышында һәлак булган танкистларны искә алды

Татарстан Президенты Урал ирекле танк корпусы мемориалына чәчәкләр салды.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Урал ирекле танк корпусы мемориалына чәчәкләр салды. Республика җитәкчесен Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин озатып йөрде.

Мемориал 1963 елда корпус составына кергән Пермь танк бригадасы төзелүгә 20 ел тулу уңаеннан ачыла. Һәйкәл Молотов (Пермь), Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә яшәүчеләрнең хезмәтләрен арттырып башкару нәтиҗәсендәге акчага булдырылган.

Бүген Миңнеханов эш сәфәре белән Пермь краена килде. Эш сәфәре кысаларында ул Morion югары технологияләр технопаркында булды, шулай ук Пермь приборлар төзү компаниясендә җитештерелә торган продукция белән танышты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100