news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сарай шәһәрендә Гази Хөсрев мәчетендә булды

Татарстан Президенты Босния һәм Герцеговинага эш сәфәре белән килде.

Рөстәм Миңнеханов Сарай шәһәрендә Гази Хөсрев мәчетендә булды
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Гази Хөсрев мәчетендә булды һәм Сарай шәһәре имамы һәм мәчетнең баш имамы Менсур Малкич белән очрашты. Аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озатып йөрде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов кабул иткән өчен рәхмәт белдерде һәм изге Рамазан ае башлану белән котлады», - дип сөйләде Галимова.

Шулай ук Татарстан Президенты әңгәмәдәшләрне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә чакырды. Бәйрәм республикада киләсе елда билгеләп үтеләчәк.

Гази Хөсрев мәчете - Босния һәм Герцеговинада госманлы чорындагы иң әһәмиятле архитектура һәйкәле һәм дөньяда беренче булып электр уты үткәрелгән мәчет.

2013 елның октябрендә узган халык санын алу мәгълүматларына караганда, илдә 3,83 млн кеше яши. Халыкның милли составы түбәндәгечә: Босния мөселманнары - 50,1 процент, серблар — 30,78 процент, хорватлар — 15,43 процент һәм 3,69 процент — милли азчылык вәкилләре һәм үзләрен теге яки бу этник төркемгә кертмәгән затлар. Диндәгеләрнең 45 проценты ислам динен тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100