news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Босния һәм Герцеговинага килде

Эш визиты кысаларында ТР Президенты Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасындагы хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре хакында фикер алышачаклар.

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Босния һәм Герцеговинага килде
ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Босния һәм Герцеговинага килде, анда ул «Татарстан — Босния һәм Герцеговина» түгәрәк өстәлендә катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Сарай халыкара аэропортында республика җитәкчесен Россия Федерациясенең Босния һәм Герцеговинадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Игорь Калабухов, шулай ук Босния һәм Герцеговина Президиумының генераль секретаре Зоран Джерич, Президиум рәисе киңәшчесе Радован Ковачевич каршы алды.

Эш визиты кысаларында ТР Президенты Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасындагы хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре хакында фикер алышачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot