news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан белән Босния һәм Герцеговина товар әйләнеше 14,6 тапкырга артты

«Татарстан - Босния һәм Герцеговина» түгәрәк өстәлендә республиканың икътисади потенциалы презентациясе узды.

Миңнеханов: Татарстан белән Босния һәм Герцеговина товар әйләнеше 14,6 тапкырга артты
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан — Босния һәм Герцеговина» түгәрәк өстәлендә катнашты. Очрашуда республиканың икътисади потенциалы презентациясе узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасында товар әйләнеше 2020 елда 9 млн АКШ долларын (үсеш 14,6 тапкыр) тәшкил итте. Рөстәм Миңнеханов төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур мөмкинлекләр булуын әйтте. Алар арасында Татарстанның нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясе белән тәэмин итү, инвестиция һәм инновация-җитештерү өлкәсендә элемтәләрне үстерү, суднолар һәм автомобиль төзелеше, авыл хуҗалыгы һ. б. тармаклар бар.

 «Сәфәр барышында эшлекле яклар хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарлар һәм яңа проектлар турында килешерләр, дип ышанам. Товар әйләнешенең бүгенге күрсәткече аны арттыру өчен яңа базарлар, яңа элемтәләр кирәклеге турында сөйли», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасының мөмкинлекләре турында җентекләбрәк Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Шулай ук «Россия вертолетлары» холдингы презентациясе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100