news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Күп функцияле үзәкнең яңа филиалында булды

Татарстан Президентын Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Роберт Муллин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Күп функцияле үзәкнең яңа филиалында булды
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре белән килде. Ул биредә Күп функцияле үзәкнең («Минем документлар») яңа филиалы белән танышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов анда Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәр Советы утырышы башланыр алдыннан булды. Татарстан Президентын Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Роберт Муллин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Бинада көтү залы, консультант өчен махсус урын, 1 электрон чират терминалы, 1 «Электрон Татарстан» (инфомат) терминалы, 11 банк pos-терминалы, федераль һәм төбәк Дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкинлеге булган 2 кунак компьютеры, машина йөртү таныклыгы һәм паспортка фотога төшү өчен фотокабинет, шулай ук балалар почмагы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot