news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Кама Аланын туризм хисабына үстерү барып чыкмый, производство кирәк

Татарстан Президенты шулай ук кече бизнесны үстерүгә электрон коммерция ярдәм итүен әйтте.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Кама Аланын үстерү өчен эш урыннары булдырырга кирәк, ә моның өчен бистәдә төзелгән сәнәгать паркына резидентлар җәлеп итәргә кирәк.

«Туризм исәбенә бу территорияне үстерү барып чыкмый, безгә җитди производствоны җәлеп итәргә кирәк. 15 меңгә якын кеше — бу шактый күп. Әгәр без яхшы резидент тапсак — бу Кама Аланына җитди ярдәм булыр иде», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районы Советы сессиясендә.

Татарстан Президенты Түбән Каманың зур сәнәгать үзәге булуына игътибарны юнәлтте, әмма тулаем территориаль продуктта кече һәм урта бизнес өлеше республика буенча уртача күрсәткечтән ике тапкырга кимрәк. Шул ук «Кама Аланы» сәнәгать паркы 12 процентка гына тулган.

«Бу сорауларга җавап, иң яхшы чимал — нефть химиясе булуын исәпкә алып, производстволар төзү өчен шартлар тудыру булырга мөмкин. Зур производстволарга керү яки чыгу юлында эшләүче предприятиеләр барлыкка килсен өчен тырышырга кирәк», — дип бурыч куйды Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук кече бизнесны үстерүгә электрон коммерция ярдәм итүен әйтте. Аның сүзләренчә, 2021 елда Татарстанның 19 меңнән артык тәэмин итүчесе интернет-мәйданчыкларда үз товарларын тәкъдим иткән. Аларның еллык әйләнеше 20 млрд сумга якынлашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100