news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Аммоний» җитәкчелеге белән үсеш юнәлешләре турында фикер алышты

«Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров предприятиенең икътисади һәм җитештерү күрсәткечләре буенча мәгълүматлар белән таныштырды.

Рөстәм Миңнеханов «Аммоний» җитәкчелеге белән үсеш юнәлешләре турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында «Аммоний» АҖ җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«„Аммоний" АҖнең үсеш юнәлешләре турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә.

«Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров узган елда предприятиенең икътисади һәм җитештерү күрсәткечләре буенча мәгълүмат бирде һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100