news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов түләүсез туклану оештыру өчен мәктәп ашханәләрен тикшерергә кушты

ТР Президенты башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Миңнеханов түләүсез туклану оештыру өчен мәктәп ашханәләрен тикшерергә кушты
tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Якындагы айда Татарстанда барлык мәктәп ашханәләрендә җиһазлар һәм персонал җитү-җитмәүне тикшерәчәкләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

РФ Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай сәламәт туклану оештыруга этаплап күчүне тәэмин итәргә йөкләде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Республикада 1,4 мең мәктәптә 200 меңгә якын башлангыч сыйныф укучысы укый, диде Рафис Борһанов. Мәктәпләрнең төп өлеше укучыларның туклануын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә, барлык мәктәпләрнең тагын 15 проценты чит оешмаларны җәлеп итә, дип аныклады ул.

«Рөстәм Миңнеханов бер ай эчендә гомуми белем бирү оешмаларының туклану урыннарын инвентаризацияләргә, шулай ук мәктәп ашханәләренең кирәкле кадрлар белән тәэмин ителешен бәяләргә кушты», - диделәр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, республика җитәкчесе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына Роспотребнадзор идарәсе белгечләре, муниципаль берәмлекләр белән бергә мәктәптә укучылар туклануын оештыру һәм азык сыйфатын контрольдә тотуны йөкләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100