news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов мәктәпләргә азык-төлек китерүгә өстәмә контроль кертергә кушты

Татарстан Президенты башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар туклану белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Миңнеханов мәктәпләргә азык-төлек китерүгә өстәмә контроль кертергә кушты
tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Сатып алулар буенча дәүләт комитеты мәктәпләргә дәүләт килешүләре буенча азык-төлек продуктлары китерә торган оешмаларга өстәмә тикшерү кертәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый бурыч куйды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан Президенты ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты җитәкчесенә республика мәктәпләре өчен азык-төлек белән тәэмин итүчеләрне контрольдә тоту механизмын эшләүне йөкләде. Укучыларның сыйфатлы туклануын тәэмин итү төп бурыч булып тора», — диде Лилия Галимова.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, вице-премьер Ләйлә Фазлыева, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенга юлламасында Россия Хөкүмәтенә субъектларның башкарма хакимияте органнары белән берлектә һәм җирле үзидарә органнары катнашында агымдагы елның 1 сентябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай туклану оештыруга этаплап күчүне тәэмин итәргә йөкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100