news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда сәнгать көллияте бинасын сафка бастыруны йөкләде

Татарстан Президенты әлеге бинаны уникаль архитектура һәм тарихи объект дип атады.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, уникаль архитектура объекты булуын әйтеп, Казанда сәнгать көллияте бинасын сафка бастырырга кушты. Бу хакта үз Twitterында Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин хәбәр итте.

Хәйруллин республика җитәкчесенең :“Сәнгать көллияте бинасы – уникаль архитектура һәм тарихи объект, Казан өчен билгеле бина. Ул саклык белән генә төзекләндереләчәк. Мин Хөкүмәткә кирәкле барлык йөкләмәләрне бирдем”, - дигән сүзләрен китергән.

Алдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында Казанның Фешин исемендәге сәнгать көллияте ябылу турындагы хәбәрләр таралуын уйлап чыгарылган сүз булуын җиткергәннәр иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot